Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй музеенда рәссам Мадияр Хаҗиевның күргәзмәсе эшли
Ул үз иҗатында халык фольклорына, милли йолаларыбызга еш мөрәҗәгать итә.
(Зәй, 29 гыйнвар, «Татар-информ», «Зәй офыклары»). Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республиканың халык рәссамы Мадияр Хаҗиевның «Мастер һәм Маргарита» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Күргәзмәдә оста һәм аның укучылары — Михаил Жуковский, Лилия Сафина, Венера Насыйбуллина, Виктория Егорова, Ләйсән Вәлиуллина, Ольга Новожилова һәм башкаларның эшләре урын алган.
Күргәзмәне ачу тантанасында «Каенкай» бакчасы балалары, музыка һәм сәнгать мәктәбе укучылары, «Аккурайд Уилз Руссия» ветераннары һәм Зәй кешеләре катнашты.
Мадияр Хаҗиев бүгенге көндә Чаллы сәнгать мәктәбендә балаларга рәсем ясау сабаклары бирә. Яшь буында гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияләүче рәссам, ислам декоратив сәнгате үрнәкләрен заманча нәфис-эстетик йолалары белән бәйләп, этник авангард стилендә иҗат итә.
Ул үз иҗатында халык фольклорына, милли йолаларыбызга еш мөрәҗәгать итә. Туган ягына булган мәхәббәтен Мадияр Хаҗиев табигать һәм кеше образлары аша сурәтли. Аның шулай ук тарихи үткәнебез, төрки дөнья һәм, әлбәттә, Габдулла Тукай шәхесенә кагылышлы эшләре дә гаҗәеп бай итеп тудырылган. Аның шамаил техникасында башкарылган картиналары да кызыклы. Әлеге эшләр, гадәттәгечә, пыялада, фольга кулланып эшләнгән.
Мадияр Шәрипович күргәзмәне ачу тантанасында районнарда нинди эш алып баруы, картиналар галереяләрен ничек ачуы, авыл халкын рәсем сәнгатенә һәм гүзәллеккә өйрәтүе белән уртаклашты. Аның шундый хыялы да бар — һәр районда картиналар галереясе ачып, авыл халкын да матурлыкны күрә белергә өйрәтү теләге.
Күргәзмә февраль ахырына кадәр эшләячәк. Анда 22 рәссамның 54 эше урын алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз