Уфада «Урал-батыр» эпосын дөньяның төрле телләрендә башкардылар

Конкурста Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500дән артык кеше катнашты.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфада унынчы тапкыр «Урал-батыр» башкорт халык эпосын Халыкара яшь башкаручылары конкурсы узды. Аны Россия һәм дөнья халыклары телләрендә башкардылар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.Конкурста Башкортстан, Россия, Германия, Израиль, Һиндстан, Украина, Франция һәм дөньяның башка илләреннән балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, көллиятләрдән һәм югары уку йортларыннан 500дән артык кеше катнашты.Катнашучылар «Урал-батыр» башкорт халык эпосын дөньяның утыздан артык телендә — башкорт, рус, лезгин, мари, татар, удмурт, чуваш, азәрбайҗан, инглиз, әрмән, иврит, испан, итальян, кыргыз, кытай, немец, поляк, төрек, украин, француз һәм башка телләрендә сөйләделәр.