news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Татар кызы-2020» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Бәйгедә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүче 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге кызлар катнаша.

Мәскәүдә «Татар кызы-2020» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул ителә
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдә «Татар кызы — 2020» Халыкара конкурсының төбәк этабында катнашуга гаризалар җыя башладылар. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

8 февральдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә сайлап алу туры була. Катнашучыларның осталыгын һәм матурлыгын жюри һәм кунаклар бәяләячәк. Сайлап алу турын узган кызлар белән бәйгегә әзерләнгәндә хореография, вокал, сәхнә осталыгы һәм татар теле укытучылары эшли.

Катнашучылар берничә этапны уза. Җиңүче кыз Мәскәү шәһәренең «Татар кызы-2020» исемен алачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел ике катнашучы җиңүче булды. «Татар кызы-2019 Мәскәү» булып Айсылу Мирхафизхан танылды, ә «Татар кызы-2019 Мәскәү өлкәсе» Рузилә Бикова булды.

Тулырак мәгълүматны www.tatyashlare.ru сайтында карарга, катнашу өчен гаризаны да шунда ук җибәрергә мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100