“Зөлфия” бию ансамбле Сочидан җиңү яулап кайтты

Башкортстанның Балтач районы Сәнгать мәктәбендәге данлыклы “Зөлфия” татар бию ансамбле чираттагы бәйгедә дә уңышлы чыгыш ясады
(Уфа, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). 2003 елда “Үрнәкле бию коллективы” дигән мактаулы исем алган ансамбль яңа гына Сочи шәһәрендәге сәнгать бәйгесендә катнашып кайтты. Анда якташларыбыз “Хореография” номинациясендә чыгыш ясап, үз осталыкларын күрсәтте. Россиянең 60 төбәгеннән килгән көндәшләре арасында алар тагын үзләренең бар сәләтен ачып салды.
Ансамбль җитәкчесе Раушания Хәсәнова әйтүенчә, Сочида “Зөлфия” ансамбле малайлары белән кызлары өч тапкыр чыгыш ясый. Башта алар татар һәм башкорт халык биюләрен жюри һәм тамашачылар игътибарына тәкъдим итә. Соңыннан, Гала-концерт барышында тагын бер татар биюен башкарган якташларыбыз. Нәтиҗәдә, Балтач районы талантлары “Халык хореографиясе” номинациясендә икенче премия лауреаты дип танылып, диплом, алтын кубок һәм кыйммәтле бүләккә лаек булган.
“Безнең бу җиңү киләчәк өчен дә шатлыклы булды, - ди Раушания ханым. – Безне тагын да җаваплырак бәйгегә – бу елның 1-6 ноябрь көннәрендә Мәскәүнең “Измайлово” концерт залында үтәчәк балалар һәм үсмерләр иҗаты “Роза ветров-2008” халыкара бәйгесенең йомгаклау программасында катнашу өчен чакырдылар”.
Балтач районы Сәнгать мәктәбендә бию ансамбле 1993 елда оеша башлый. Яңа иҗат төркемен оештыручы тынгысыз милләттәшебез Раушания Хәсәнова аңа “Зөлфия” дип исемен дә уйлап таба. Эшне ансамбльгә балалар туплаудан башлый яшь белгеч. Аннары хореография дәресләре өчен аерым бер зал алуга ирешә ул. Район мәдәният бүлеге дә ярдәмгә килә һәм яңа ансамбльгә берничә төр костюмнар тектереп тапшыра.
Ансамбль әгъзалары махсус программа буенча 7 ел шөгыльләнә. Халык биюләрен, классик һәм тарихи биюләрне өйрәнәләр, һәрдаим осталыкларын шомарталар. Нәтиҗәдә, берничә елдан “Зөлфия” ансамбле “Үрнәкле бию ансамбле” дигән мактаулы исемгә лаек була. 2005 елда “Башкортстан асылташлары” республика бәйгесендә җиңеп чыгу әлеге сәнгать төркемен тагын да яңа уңышларга канатландыра.
Күп кенә мәдәни чараларда “Зөлфия” коллективын республикадагы һөнәри бию ансамбльләре белән бер сәхнәдә чыгыш ясау өчен чакыра башлыйлар. Былтыр Туймазы шәһәрендә оештырылган “Дуслык биюләре-2007” фестивалендә дә “Зөлфия” ансамбле өч халык биюләрен тәкъдим итеп, бик уңышлы чыгыш ясады.
Былтыр Балтач районы хакимияте ярдәме белән, “Зөлфия” коллективы музыкантларына 250 мең сумлык концерт баяны бүләк ителде. Бу да ансамбльнең алдагы уңышларына илһам өстәде, әлбәттә.