Татарстанның фольклор ансамбле Берлин тамашачысын шаккатырды

Берлин тамашачылары белдерүенчә, Татарстан артистлары чыгышларга бөтен күңелен салган
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). «Без чыгышларына бөтен күңелләрен салып башкарган чын артистларны күрдек», - дип бәяли Берлин тамашачысы ТРның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең чыгышын. Башкаланың «Кицшпинне» мәдәният йортында узган концерт берлин татарлары, немецлар, элеккеге Советлар Союзы мигрантлары, һәм шулай ук төрек һәм гарәп дусларыбыз өчен онытылмаслык вакыйгага әверелде, дип хәбәр итә «Татарлар Дойчланд» берлеге вәкиле Лилия Шакирова «Татар-информ» агентлыгына җибәргән хәбәрендә.
Концерт залы туп-тулы иде. Татарстан артистлары, чыннан да, мастер-класс күрсәттеләр. Алар җырлый, бии, баяннан башлап курайга, иске татар тальянына кадәр булган төрле музыка коралларында уйныйлар. Айдар Фәйзрахманов бу кичәдә, чын-чынлап, сәхнәдә хакимлек итте, җырлады, концертны алып барды, тальянда уйнады. Гадәттән тыш зур талант иясе үз тирәсенә шундый ук талантлы яшьләрне, һәрберсен берәмләп шәһәрләр һәм республика буйлап эзләп, шулардан сайлап алып, бергә берләштергән.
Лилия Шакированың хәбәренә караганда, залдагы тамашачылар арасында җирле ратушаның СДПГ фракциясе җитәкчесе Беккер әфәнде дә булган. Соңыннан артистлар һәм кунаклар алдында котлау сүзе белән чыгыш ясаганда ул рус сүзләрен тырышып сайлап алып, әлеге кабатланмас программа, татар кызларының матурлыгы, башкаручыларның югары профессионализмы белән чын күңелдән соклануын белдергән. Айдар Фәйзрахманов Беккер әфәндегә һәм татар җәмгыятенә шундый җылы кабул итүләре өчен татарстанлылар исеменнән бүләкләр дә тапшырган. «Һәр номер көчле алкышларга күмелеп барды. Артистларны халык озак итеп сәхнәдән төшермичә тордылар. Бик күп немецлар безнең артистларның чыгышларын «Яшел атна» Россия павильонында да караганнар һәм анда да аларның чыгышлары шулай ук алкышларга күмелеп узганлыгын белдерделәр. Әмма Кицшпиннедагы Берлин татарлары тарафыннан оештырылган концерт, көткәннең барсын да узып китте», - ди Л.Шакирова.