Чаллы делегациясе Республика чыршы бәйрәменә килергә чыкты

Бүген һәм иртәгә Чаллы Боз сараенда һәм “Энергетик” мәдәният йортында “Шәһәр мэры чыршы бәйрәме” узачак

(Чаллы, 28 декабрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген “Татнефть-арена” боз сараенда узачак Республика чыршы бәйрәмендә 7 меңгә якын бала катнашачак. Яшь татарстанлыларны Олимпия чемпионнары, фигуралы шуу йолдызлары котлаячак.
Республика чыршы бәйрәмендә Чаллыдан 300 бала катнашачак. Җәмәгатьчелек хәрәкәте активистлары, яхшы укучылар һәм аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балалар театральләштерелгән тамаша карачак, шулай ук бүләккә киләсе елның символы булган Куян алачак.
Моннан тыш, бүген һәм иртәгә Чаллы Боз сараенда һәм “Энергетик” мәдәният йортында “Шәһәр мэры чыршы бәйрәме” узачак, анда 5510 бала катнашачак.
Республиканың балалар һәм яшьләр коллективлары катнашындагы тамашалардан соң республика һәм бөтенроссия ярышларында җиңүче спортчылар, шулай ук Олимпия чемпионнары, “Звезды на льду” проектында катнашучылар чыгыш ясаячак. Чыршы бәйрәменең кунаклары Татьяна Навка, Роман Костомаров, Алексей Ягудин, Илья Авербух, Марат Башаров и Светлана Светикова булачак.
Республика чыршы бәйрәмендә катнашучыларны традиция буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлаячак. Яңа ел бәйрәме “Ранетки” яшьләр рок-группасы чыгышы белән тәмамланачак.