Ульяновски өлкәсенең Урта Исәнтимер авылы үзешчәннәре Түбән Новгородта чыгыш ясады

Ульяновски өлкәсенең Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында менә икенче дистә ел инде “Хыял” дип исемләнгән мәдәният һәм ял итү үзәге эшләп килә
(Ульяновски, 28 декабрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсенең Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында менә икенче дистә ел инде “Хыял” дип исемләнгән мәдәният һәм ял итү үзәге эшләп килә. Әлеге мәдәният учагына милли сәнгатебезнең киләчәге өчен җан атып йөрүче фидакарь затлар – Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гакыйль һәм Рәйсә Шәкуровлар җитәкчелек итә.
Композитор һәм оста башкаручы сыйфатында танылган Гакыйль әфәнде “Айгөл” балалар ансамблен әйдәп бара. Бу коллектив 1994 елдан бирле “Халык ансамбле” исемен йөртә. Яңа ел бәйрәме уңаеннан, “Айгөл” егетләре һәм кызлары бай эчтәлекле концерт программасы әзерләгәннәр. Алар өлкә үзәгендә һәм Яңа Малыклы районы авылларында чыгыш ясап, милләттәшләребезгә җыр-биюләрен бүләк иттеләр.
Гакыйль Шәкуров җитәкләгән тагын бер сәнгать коллективы – “Язгы моңнар” ансамбле дә яңадан-яңа үрләр яулый. Яңа ел бәйрәме алдыннан аларга районның татар авылларында гомер кичерүче милләттәшләребез алкышлады. Ә шушы көннәрдә генә танылган ансамбль Түбән Новгород якларында булып кайтты. Алар анда “Сантимир” корпорациясе президенты Зиннәтулла Сыйтдиков чакыруы буенча бардылар. Безгә Суыксу авылы мәдәният йортында, “Алга” агрофирмасына керүче хуҗалыклар хезмәткәрләренең Уңыш бәйрәмендә катнашырга насыйп итте, шушы төбәктә көн күрүче канкардәшләребезне рәхәтләнеп җыр-моңнарыбыз белән сыйладык, ди Г.Шәкуров.
Рәйсә ханым җитәкчелек иткән Халык театры да авыл халкын үзенең уңышлары белән һәрдаим сөендереп тора. Быел үзешчән артистлар Д.Салиховның “Хатын түгел – аҗдаһа” һәм Ә.Яһудинның “Китмәскә килгән кошым” спектакльләрен сәхнәләштергәннәр.
- Ә Яңа ел кичендә өлкән буын вәкилләрен, яшьләрне һәм балаларны җыеп, авылдашларыбызга күренекле драматург Туфан Миңнуллинның “Аерылабыз, хуш инде!” спектаклен күрсәтергә җыенабыз. Тамаша залы, һәрвакыттагыча, халык белән шыгрым тулы булачак, - ди театрның режиссеры Рәйсә Шәкурова.
Милләтебез язмышы турында кайгыртып йөрүче фидакарь затларның киләсе елга да иҗат планнары зурдан. Гакыйль әфәнде, иганәчеләр ярдәменә таянып, үз музыкаль дискын чыгару турында хыяллана. Шәкуровлар ут күршебез Татарстан районнары белән мәдәни элемтәләрен ныгыту максаты да куялар. Хәер, күптән түгел генә Нурлат районында танылган шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова иҗатына багышланган кичәдә катнашып кайтканнар. Фәүзия ханым белән берлектә өч җыр иҗат иттек, ди Г.Шәкуров.