Милли музейда журналистларны тәбрикләделәр

Кичә ТР Милли музеенда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән тантаналы очрашу булды
(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Кичә ТР Милли музеенда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән тантаналы очрашу булды.
“Музей һәм матбугат: ел йомгаклары һәм хезмәттәшлек алымнары” дигән “түгәрәк өстәл” эшендә музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, шәһәр һәм республика музейлары эшчәнлеген даими яктыртып барганнары өчен, журналистларга рәхмәт белдерде. “Журналистлар безнең эшчәнлекне яктыртучылар буларак кына чикләнми, алар — безнең дусларыбыз.
Безнең өчен иң мөһиме — журналистларның базар шартлары чорында да музейлар турында язуы, аларның эшчәнлеген даими яктыртуы. Журналистлар каләменнән шәһәр музейлары гына түгел, район һәм авыл җирелегендәге музейларның да читтә калмавы бик тә сөендерә. Аларның хезмәтен зур батырлыкка тиң”, - дип белдерде Гөлчәчәк Нәҗипова. Ул шулай ук музей дуслары — каләм тибрәтүчеләр сафына яңалары да өстәлүен теләп калды һәм музейның Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләрне ияләренә тапшырды.
Бу көнне журналистларны генераль директорның фән буенча урынбасары Светлана Измайлова, фондлар бүлеге җитәкчесе Гүзәл Еникеева, генераль директорның үсеш буенча урынбасары Игорь Корнилов та тәбрикләде.
“Түгәрәк өстәл” кысаларында “Заман” нәшрияты белән “Музей һәм К” музей газетасын оештыру буенча килешү төзелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге басма 2008 елның гыйнварыннан нәшер ителә башлаячак.
Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы авторлык хокуклары турындагы законның музей шартларында куллану эшен йөкләгән иде. Шуңа күрә дә С.Измайлова гаммәви мәгълүмат чараларын музей экспонатлары һәм коллекцияләре, сәнгать әсәрләре һәм башка материаллар белән куллану тәртибе белән таныштырды. Ул шулай ук даими экспозиция төзелеше белән бәйле проблемалар турында да сөйләде.
Тагын шунысы: музей эшчәнлеге үзгәреш кичерә. Ягъни эшчәнлекнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген яхшырту өчен бүген әлеге мәдәни учакның кайбер бүлекләре бергә кушыла. Ә бик күп еллар буена редакцияләргә мәгълүмат биреп торган редакция-нәшрият бүлеге яңа елдан башлап бары тик нәшрият эшләре белән генә шөгыльләнәчәк. Бу хакта кичә “түгәрәк өстәл” утырышында хәбәр ителде.
Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эш итү өчен, музейның матбугат үзәге төзеләчәк.