Г.Камал театрында К.Тинчуринга багышланган тантаналы кичә үтте

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Кәрим Тинчуринның тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды
(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Люция Камалова). Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында драматург, режиссер, актер, ТАССРның атказанган артисты Кәрим Тинчуринның тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды.
Әлеге чарада Премьер-министр урынбасары – ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, драматург Туфан Миңнуллин, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре һәм Кәрим Тинчурин иҗатын яратучылар катнашты.
Зилә Вәлиева үз чыгышында драматург, актер Кәрим Тинчуринның казанышларын билгеләп үтте. “Ул бүгенге көн яшьләре өчен үрнәк булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул. Татарстан мәдәният министры сүзләренә караганда, кешеләр мөмкин кадәр күбрәк аның иҗаты белән таныша алсын өчен бүгенге көндә танылган драматургның әсәрләрен рус телендә дә бастырырга кирәк, “Аның спектакльләре дистәләгән еллар буе безнең театрларда куела һәм һәр күрсәтүдә алар төрлечә яңгырый”, - дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева һәм халык К.Тинчуринның казанышларын онытмасын өчен күп нәрсә эшләргә кирәк әле дип өстәде. Аерым алганда, хәзерге вакытта Казаның аның исемен йөртүче театрны реставрацияләү эшләре бара, танылган драматургның туган авылына аның исемен бирү турында сөйләшүләр уздырыла.
Искәртеп узабыз, К.Тинчуринның 120 еллыгы уңаеннан 24 декабрьдән башлап Казанның татар театрларында әлеге датага багышланган “Казан сөлгесе”, “Зәңгәр шәл” һәм “Американ” спектакльләре уза. Кичә Г.Камал исемендәге театрга җыелган кунаклар К.Тинчурин әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән спектакльләрдән өзекләр күрә алды.
Өстәвенә, Башкортстан һәм Татарстан республикаларның халык, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев һәм Казанның «La Primavera» дәүләт камера оркестры “Сәйдәшевка багышлана” дип аталган триптих башкарды, чөнки билгеле булганча, Кәрим Тинчуринның күп пьесаларына нәкъ менә Салих Сәйдәшев музыка язган. Драматург иҗатына гашыйк тамашачылар каршында Илсөя һәм Рамил Төхвәтуллиннар, Әсхәт Хисмәтов һәм Венера Ганиева, Наил Әюпов, Илдус Әхмәтҗанов һәм башкалар чыгыш ясады. Театр фойесында К.Тинчуринның тормыш һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачылган иде.