news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу шимбәдә Актаныш гимназиясендә Әлфия Авзалова музее ачыла

Ачылу тантанасы сәгать 11.00дә башланачак.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). 30 ноябрь көнне Татарстанда сәләтле балалар тәрбияләүдә актив эшчәнлек алып баручы, юнәлешле тәрбия һәм белем биреп, зыялы татар яшьләре классын формалаштыручы Актаныш гуманитар-гимназия базасында (Аэропорт ур., 3а) Әлфия Авзалова музее ачыла. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара 11.00 сәгатьтә башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100