"Татар-информ" сайтында KAZAN бию ансамбле спектакленнән онлайн трансляция бара

Куелышта гореф-гадәтләр, милли орнаментлар, татар халкы йолалары, видео һәм музыкадагы заманча техник алымнар белән бергә кулланылган.

 (Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “KAZAN” бию ансамбле башкаруында “Казан хәзинәсе” бию тамашасы премьерасы тәкъдим ителә. "Татар-информ" әлеге чарадан онлайн-трансляция оештыра. Трансляцияне карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/10/

Куелышта гореф-гадәтләр, милли орнаментлар, татар халкы йолалары, шәрык базары һәм аларның мәдәни чыганаклары турында тирәнтен өйрәнелгән материаллар, видео һәм музыкадагы заманча техник алымнар белән бергә кулланылган.

Тамашаны сәхнәгә Мәскәү режиссеры, РФның Атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Архипов куйган. Идея авторы – ТРның халык артисткасы, “KAZAN” бию Ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова.