Исмәгыйл Гаспралы ЮНЕСКО тарафыннан искә алына

Төрки-татар мохитының күренекле шәхесе И.Гаспралы ЮНЕСКОга Төркия тарафыннан тәкъдим ителде

(Истанбул, 28 ноябрь, “Татар-информ” Рушания Алтай). Төрки-татар дөньясының танылган сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм мәгърифәтче Исмәгыйл Гаспралының үлеменә 100 ел тулу датасы ЮНЕСКОның “Әһәмиятле шәхесләрне вә вакыйгаларны искә алу һәм котлау “ программасына кертелде.
Мәгълүм булганча, халыкара күләмдә дөнья мәдәнияте үсешенә хезмәт иткән, кешелекнең мәдәни мирасын саклауда зур роль уйнаган шәхесләр һәм вакыйгалар ЮНЕСКО тарафыннан 1956 елдан бирле искә алына. Быел 37 нче тапкыр оештырылган ЮНЕСКО гомум конференциясе кысаларындагы APX комиссиясе утырышында 108 кандидатура арасыннан Төркиянең 4 тәкъдиме программага кабул ителде. Алар арасында Исмәгыйл Гаспралы (20 Maрт, 1851- 24 сентябрь, 1914) беренче урында тора. Шул исәптән, төрек халкының күренекле рәссамы, тарихчы һәм математика белгече Насухның үлеменә - 450 ел, төрек һәм ислам әсәрләре музееның корылышына - 100 ел һәм Төркия Җөмһуриятенең башлангыч чорындагы язучысы Халидә Әдип Адыварның үлеменә 50 ел тулу даталары ЮНЕСКО тарафыннан зурлап котланылачак. Бу турыда Кырым мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Ирексездән, бу хәбәр , без, татарларны, тагын да уйландырырга этәрә. Бит халкыбызның кешелек тарихына, дөнья мәдәниятен саклауга хезмәт иткән шәхесләре байтак. Аларны барлап, ЮНЕСКО оешмасына тәкъдим итү мәсәләсен кичекмәстән кузгату зарур.