news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайның «Калина» ансамбле казак җырларын иң яхшы башкаручылар арасына керде

Ансамбль «Казачий круг» казак җырлары республика бәйгесендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Аксубайның «Калина» ансамбле казак җырларын иң яхшы башкаручылар арасына керде
район мәдәният йорты архивыннан

(Аксубай, 28 октябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубайның Түбән Балан авылында авыл мәдәният йортының «Калина» рус җырлары халык вокаль коллективы «Казачий круг» казак җырлары республика бәйгесендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Түбән Баланда авыл мәдәният йортының Василий Воронин җитәкчелегендәге «Калина» рус җырлары халык вокал коллективы республика бәйгеләрендә бер генә тапкыр катнашмады, һәм һәрвакыт зур уңыш белән чыгыш ясады.

Бәйгенең беренче читтән торып этабы сентябрьдә узды. Бәйге программасында «Калина»ның чыгышы да тәкъдим ителде. Чыгышлар буенча фикер алышканнан соң бәйге финалына 12 ансамбль һәм 4 башкаручы чакырылган.

«Калина» вокалчылар югары башкару һәм артистлык осталыгы күрсәттеләр. Нәтиҗәдә lll дәрәҗә лауреат исемен алдылар. Район мәдәният йортының өлкән методисты Ирина Салахова да диплом белән бүләкләнде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100