Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада башкорт әкиятләре мотивлары буенча мультфильм әзерлиләр
Анимацион картина республиканың Мәдәният министрлыгы һәм Хөкүмәте ярдәмендә булдырыла.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). «Башкортстан» киностудиясе башкорт әкиятләре мотивлары буенча «Курукса-батыр» һәм «Кыран-батыр» мультфильмнары әзерли. Анимацион картина республиканың Мәдәният министрлыгы һәм Хөкүмәте ярдәмендә булдырыла. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Яңа мультфильм әлегә «Батырлар әкияте» дип атала. Хәзерге вакытта мультипликаторлар персонажларны анимацияли, милли уен коралларын кулланып көйләр сайлый.
Кечкенә тамашачыларга мультфильмны Яңа елга тәкъдим итү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз