«Әкият» курчак театры иҗат лабораториясен оештыра

Чараны 2020 елның гыйнвар ахырында үткәрергә планлаштыралар.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). «Әкият» курчак театры 2020 елның гыйнвар ахырында иҗади лаборатория уздырачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов хәбәр итте.

«Лаборатория, мөгаен, 20 гыйнвар тирәсендә булыр»,- диде агентлык әңгәмәдәше.

Спектакль өчен барлыгы өч текст: икесе рус труппасы өчен һәм берсе татар телендә сайланачак.

«Татар классик әкияте булачак, русныкы һәм чит илнеке, Астрид Линдгрен булыр, мөгаен. Хәзер без материалны гына җыябыз әле», - дип өстәде танылган тәнкыйтьче.

Нияз Игъламов лаборатория кураторларының берсе булачак.