Бүген Казанда Фатих Кәримне искә алу кичәсе була

"Җырым аша белсен халкым" әдәби-музыкаль тамашасы каһарман язучының 110 еллыгына багышлана.
(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Тинчурин театрында каһарман язучы Фатих Кәримнең 110 еллыгына багышланган кичә була. Бу турыда ТР Язучылар берлеге хәбәр итте."Җырым аша белсен халкым" әдәби-музыкаль тамашасы 18.30 сәгатьтә башлана.