М.Шакиров Наил Шәйхетдиновны искә алу кичәсендә: Чирмешән Наилне, Наил Чирмешәнне күтәрде

Наил Шәйхетдинов Чирмешән җиренә беркайчан да битараф булмады, ди артистның авылдашы.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Наил Шәйхетдинов якташларыннан театрал ясады, дип саный Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Н.Шәйхетдиновның авылдашы, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы җитәкчесе Минсәгыйть  Шакиров. 

Исегезгә төшереп узабыз, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Наил Шәйхетдиновны искә алу һәм Чирмешән районының Казандагы якташлык җәмгыяте оешуга 25 ел тулуга багышланган очрашу булып узды. 

“Без яшьтәшләр булмасак та, бер чорда үстек, чөнки энекәше Камил белән классташлар идек, - ди Минсәгыйть Шакиров. - Наил Казанга китеп Күчмә театрга эшкә урнашкач, аның янына сугылып чыга торган булдык. Казанга килгәч, театрга да барырга форсат чыгып тора бит инде. Ягъни үзебез дә сизмәстән, без театраллар булып киттек.  Менә нишләтә бит ул иҗат эше, сәнгать! Шуны да өстәп әйтәсем килә: Наил эшләгән театр Чирмешән якташлар җәмгыятенең бер филиалы, үзенә күрә бер штабы хезмәтен үтәде”.

Минсәгыйть әфәнде шулай ук Чирмешән якташлар җәмгыяте эшчәнлеге турында да уңай фикерләрен җиткерде. Республикада беренчеләрдән булып оешуын, башка районнарны да рухландырып җибәрүе хакында да бәян итте. Районнан чыккан данлыклы шәхесләр: Гаяз Исхакый, Утыз Имәни һәм Советлар Союзы каһарманнарының исемнәрен барлап узды.
 
Бәйрәм кичәсенә Наил Шәйхетдиновның бертуган кардәшләре дә килгән. Хатыны Миңлегөл Шәйхетдинова, кызы Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова “Мин сәхнәдә –рухани” китабын дөньяга чыгарыруда башлап йөрделәр.  Аларның зур тырышлыгы нәтиҗәсендә нәшер ителгән китапны туплаучы һәм мөхәррире журналист һәм телевизион алып баручы Илдар Кыямов. "Әтине искә алмаган көнебез юк, - ди Миләүшә Шәйхетдинова. - Мин дөньяда шундый бәхетле кеше, чөнки шундый әтинең кызы булып яшим".
 
Наил абыйның энесе, Түбән Кама якташлык җәмгыяте рәисе, инженер Җәмил Шәйхетдинов бүгенге кичәдә туган авыллары турындагы “Сөлчә” җырын башкарды. Абыйсы турында җылы истәлекләре белән уртаклашты. Гаиләдә туганнар бик тату үстек, җырлый-җырлый утын кискән чаклар әле дә хәтердә, диде ул. Шулай ук, "Мин сәхнәдә - рухани" китабын нәшер итәргә матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә олы рәхмәтен җиткерде. 
 
Юксыну кичәсендә Наил Шәйхетдиновны педагог буларак та зурлап уздылар. Артистлар Раил Шәмсуаров һәм Хәлим Җәләлов башкарган "Бөдрә тал" җыры кайнар алкышларга күмелде. Сәхнәдә Наил Шәйхетдинов  уйнаган спектакльләрдән өзекләр дә тәкъдим ителде. Сәхнәгә куелган зур экраннан тарихи кадрлар да күрсәтелде. Кичәне К.Тинчурин исемендәге  татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гүзәл Гайнуллина һәм Илдар Кыямов алып барды.