Гөлчәчәк Нәҗипова: Музейара туристик маршрутлар төзергә кирәк

Татарстан Милли музее генераль директоры әлеге фикерен Идел буе федераль округы музейчылары семинарында җиткерде.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бу атнада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Идел буе федераль округы музей хезмәткәрләре өчен “Музей эшчәнлегендә актуаль сораулар” дип исемләнгән фәнни-гамәли семинар булып узды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агетлыгына Татарстан Милли музейның матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.

Ике көн – 25-26 октябрьдә, дәвам иткән семинар кысаларында “Идел буе федераль округы музейлар советы” регионара иҗтимагый оешмасының утырышы узды, яңа әгъзалар сайланды. Форумда Россиянең 14 төбәгеннән вәкилләр катнашты. Семинарны Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Милли музее, И.А.Гончаров исемендәге Ульяновск өлкәсе туган як музее гамәлгә ашырды.

Музейчылар мәдәни, тарихи мирасны барлауда һәм саклап калу эшчәнлегендә яңа интерактив технологияләр кертү мәсьәләләре тикшерде. Чара барышында уңышлы эшләгән хезмәткәрләргә Татарстан Милли музее, Республиканың Министрлар Кабинеты, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Казан мэриясенең мәдәният идарәсе бүләкләре дә тапшырылды.

Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова үз чыгышында музейара туристик проект һәм маршрутлар төзү кирәклеген әйтте. 

Семинар кысаларына Е.Боратынский музее, М.Горький исемендәге әдәби-мемориаль музей биналарында “Гаилә аудиториясе өчен музей проектлары” һәм башка темаларга түгәрәк өстәлләр узды.