Фәрит Мөхәммәтшин: Җан тарта икән – туган телне үзем өйрәндем

Камал театрында Татарстанның халык артисты Люция Хәмитованың юбилей кичәсе узды.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык артисты Люция Хәмитованың юбилей кичәсендә Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин юбилярны котлау белән беррәттән татар театрына булган җылы сүзләрен һәм туган телгә карата матур фикерләрен дә җиткерде.

“Театр халкыбызга хезмәт итә. Татарларыбыз өчен театрның роле көннән-көн арта бара, – дип Татарстанның дәүләт театрларын санап үтте ул. – Театрның эше бик зур – ул халкыбызны берләштерә, драма булса – елата, комедия булса – елмайта. Бу вазифаны театрдан башка бер оешма да башкара алмый”.

“Татар телен дә сакларга һәм өйрәнергә кирәк. Телен югалтуга бер халык та ризалашмый, – дип дәвам итте Фәрит Мөхәммәтшин. – Мин 45 яшемә кадәр татарча сөйләшә алмый, “Исәнмесез” дигәнгә дә “Здравствуйте”, дия идем. Нигә дигәндә – урыс телендә укыдым. Ләкин җан тарта икән. Өйрәнеп була икән, – диде ул. – Гафу итерсез, хаталарым бардыр. Ләкин мин көзгегә карап үзем өйрәндем. Газеталар укып, театрга килеп өйрәндем”.

Искәртеп үтәбез, кичә Камал театрында Татарстанның халык артисты Люция Хәмитованың юбилей кичәсе узды.