Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Опера һәм балет театры сәхнәсендә – “Аида” операсы
24 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Дж.Вердиның “Аида” операсы уйналачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). 24 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Дж.Вердиның “Аида” операсы уйналачак.
Спектакль Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасы Рахилә Мифтахова истәлегенә багышлана. Быелның октябрендә аңа 70 яшь тулган булыр иде. Җырчы моннан 10 ел элек арабыздан китте. Спектакльдә Аида ролен Алманиядән Ирина Гагитэ, ә Радамес партиясен испанлы Эрнесто Гризалес башкарачак. Спектакльдә шулай ук театр артистлары – Михаил Казаков (Рамфис) һәм Зоя Церерина (Амнерис) уйнаячак. Дирижер булып маэстро Ренат Салаватов чыгыш ясаячак, дип хәбәр иттеләр театрның матбугат хезмәтеннән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз