Ноябрь аенда татар тамашачысына “Шүрәле” балеты тәкъдим ителәчәк

4 һәм 5 ноябрьдә Фәрит Яруллинның “Шүрәле” спектаклендә Сөембикә партиясен балетның яшь солисткасы Александра Елагина башкарачак

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). 14 ноябрьгә кадәр М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры опера труппасының Нидерландлар Патшалыгында гастрольләре дәвам итә. Сәфәр кысаларында коллектив Голландиядә Г.Доницеттиның “Лючия ди Ламмермур” һәм Дж.Вердиның “Трубадур” спектакльләрен күрсәтә. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, артистлар чыгышы зур уңыш казана.
8 ноябрьдә театрның балет труппасы да Австрия, Алмания, Франция һәм Нидерландлар илләренә сәяхәткә чыга. 2,5 ай дәвамында Аурупа тамашачысы “Лебединое озеро”, “Щелкунчик”, “Дон Кихот”, “Белоснежка и семь гномов” балетларын һәм театрда куелган “Дама с камелиями” премьерасын күрә алачак. Беренче спектакль Австриянең Зальцбург шәһәрендә тәкъдим ителәчәк.
4 һәм 5 ноябрьдә, гастрольләргә киткәнче, балет артистлары театр сәхнәсендә Фәрит Яруллинның “Шүрәле” спектаклен уйнаячак. Сөембикә партиясен балетның яшь солисткасы Александра Елагина башкарачак.