Казанда “Алабуга – илһам чишмәсе” күргәзмәсе оештырыла

29 октября ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда “Алабуга – илһам чишмәсе” исемле күргәзмә ачыла

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). 29 октября ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда “Алабуга – илһам чишмәсе” исемле күргәзмә ачыла. Экспозиция Алабуга дәүләт тарихи-архитектур һзм сәнгать музей-тыюлыгы ярдәме белән әзерләнә.
Күргәзмә ачылышында музей-тыюлыкның генераль директоры Гөлзадә Руденко чыгыш ясар дип көтелә. Экспозиция өч катта урнашачак. Алабуга фотографлар һәм рәссамнар иҗатында чагылачак. Беренче катта “Алабуга өч гасыр сурәтендә” бүлегендә музей-тыюлык фондларында саклана торган һәм Алабуга күренешләре чагылыш тапкан XIX–XX гасыр фотолары һәм почта карточкалары тәкъдим ителәчәк. Шунда ук хәзерге Алабуга фоторәсемнәрен күреп булачак.
Икенче катта урнашкан “Рәссамнар күзлегеннән” бүлегендә тарихи шәһәргә багышланган эшләр урын ала. Өченче катта исә Алабуга рәссамы Зиннур Миңнеәхмәтовның шәхси күргәзмәсе белән танышып булачак. Анда аның 40ка якын хезмәте тәкъдим ителә, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.