news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан Кремле» музее билеты булса, Камал театрына билетны ташлама белән саталар

Камал театры һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы уртак акция башлады.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). 21 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгы кассасында Камал театрына билетны күрсәтеп, музей күргәзмәсенә билетны 50 процент ташлама белән алып була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Театр кассасында Ислам мәдәнияте музеена билетны күрсәтеп, спектакльгә билетны 50 процет ташлама белән алырга мөмкин.

Акция «Казан Кремле»ндәге Ислам мәдәнияте музееның «Коръән тәрҗемәләре» күргәзмәсе кысаларында уздырыла. Күргәзмә Камал театры директоры Шамил Закиров истәлегенә багышланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100