М.Җәлил музеенда “Кызыл ромашка” клубы утырышы узачак

Бүген М.Җәлил музей-фатирында “Кызыл ромашка” клубының “Язмышлар бәйләнеше” дигән чираттагы утырышы үтәчәк

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген М.Җәлил музей-фатирында “Кызыл ромашка” клубының “Язмышлар бәйләнеше” дигән чираттагы утырышы үтәчәк.
ТР Милли музееның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, берничә ел рәттән Муса Җәлил музей-фатирында «Кызыл ромашка» клубы эшләп килә. Ул Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең әдәби мирасын тикшерүче, өйрәнүче эзтабар язучыларының тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштыра, алар белән очрашулар, кичәләр үткәрә. 2010 елда клуб үзенең эшчәнлеген Бөек Җиңүнең 65 еллык юбилеена багышлый. Бу елны “Авыр еллар сынавы”, “Европада татар шагыйрьләре” дигән утырышлар үтте.
Бүгенге очрашуга Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр...” пьесасы буенча куелган спектаклендә уйнаган артистлар киләчәк. Кунакка Казан шәһәренең 7 лицей укучылары чакырыла.
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең тиңдәшсез рухи көче, кабатланмас батырлыгы милли сәнгатебезнең бөтен өлкәләре өчен бәрәкәтле, бәяләп бетергесез кыйммәтле иҗат чыганагы булды. Аларга багышланган дистәләрчә, йөзләрчә әсәр табарга мөмкин. Драматургия өлкәсендә дә аларның язмышлары чагылыш тапкан. Алар арасында Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” пьесасы аерым урын алып тора.
Спектакль сәхнәдә ике мәртәбә - 1981 һәм 2010 елда куела. Икенче вариантка соңгы елларда шагыйрь биографиясендә билгеле булган яңалыклар да өстәлгән. Очрашуда Муса образын халыкка җиткергән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Таҗетдинов, 2010 елны әсәрне сәхнәгә куйган Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина һәм Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт катнашачак.