Казанда хәйриячелек тарихына багышланган чара узачак

7 октябрь көнне Г.Тукай әдәби музеенда “Хәйриячелек һәм мәгърифәтчелек – аерылгысыз күренешләр” исемле чара узачак

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). 7 октябрь көнне Г.Тукай әдәби музеенда “Хәйриячелек һәм мәгърифәтчелек – аерылгысыз күренешләр” исемле чара узачак. Ул Ш.Камал фатирында урнашкан Татар әдәбияты музее Укытучы елына багышлап үткәрә торган күп санлы чаралар кысаларында уздырыла.
Билгеле булганча, Казан губерниясе инде XIX гасырда хәйриячелек хәрәкәте киң тарал торган төбәкләрнең берсе була. Акчуриннар, Рәмиевләр, Хөсәеновлар, Алафузовлар, Шамовлар һәм башка эшмәкәрләрнең исемнәре тарихка алтын хәрефләр белән языла. Алар хастаханәләр, мәчет һәм чиркәүләр, мәдрәсәләр, гимназияләр ачарга һәм эшләтергә ярдәм итә, сәләтле яшьләргә чит илләрдә белем алырга булышлык күрсәтә, гәзитләрне, журналларны чыгара. Хәйриячелек тарихына багышланган чарада галимнәр – филология фәннәре докторлары, профессорлар Х.Миңнегулов, Р.Ганиева, тарих фәннәре кандидатлары А.Мәхмүтова, Н.Таһиров, мәдәният эшлеклеләре катнашачак. Чарага кунак булып Казан педагогия көллияте, Казан медицина-фармация училищесы мөгаллимнәре һәм студентлары, Казан мәктәпләре укытучылары чакырыла. Алар татар хәйриячелек хәрәкәте тарихы белән танышачак, дип хәбәр иттеләр ТР Милли музееның матбугат хезмәтеннән.