Башкортстан журналистлары бүләгенә татар каләм әһелләре дә дәгъва итә

Быелгы Ш. Ходайбирдин бүләгенә дәгъва итү өчен республиканың 10 журналисты сайлап алынган

(Уфа, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда журналистларның 2010 елгы Шаһит Ходайбирдин исемендәге республика бүләгенә дәгъва итүчеләр исемлеге билгеле булды. Бу хакта бүген Башкортстан Хөкүмәтендәге утырышта бәян ителде.
Шаһит Ходайбирдин исемендәге республика бүләген тапшыру буенча республика комиссиясе утырышын Башкортстанның элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Дорис Мелкоедов ачты һәм алып барды. Быелгы Ш. Ходайбирдин бүләгенә дәгъва итү өчен республиканың 10 журналисты сайлап алынган.
Абруйлы бүләккә дәгъва итүчеләр арасында ике татар каләм әһеле дә бар. Икесе дә - гүзәл затларыбыздан. “Өмет” татар яшьләре газетасы үзенең тәҗрибәле журналисты Эльвира Әсәдуллинаны тәкъдим иткән Ш. Ходайбирдин бүләгенә. Ә “Кызыл таң” республика газетасы исә танылган журналист һәм шагыйрә Фәния Габидуллинаны шушы дәрәҗәле бүләккә лаек дип тапкан һәм дәгъвачылар исемлегенә керткән.
Журналистларның еллык бүләгенә бәйгедә җиңүчеләр исемнәре быелгы Республика көне алдыннан, 11 октябрьгә кадәр игълан ителәчәк. Бүләк өч кешегә бирелә.