ТАТ CULT FEST сәхнәсендә Әлфия Авзалова җырлары яңа аранжировкада яңгыраячак

Композицияләр фестивальнең төп сәхнәсендә A-BAND проекты буларак тәкъдим ителә.

(Казан, 28 август, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). ТАТ CULT FEST сәхнәсендә Әлфия Авзалова җырлары яңача аранжировкада яңгыраячак. Бу хакта фестивальгә багышлап оештырылган матбугат конференциясендә музыкаль продюсер Валерий Коротков сөйләде.

“Без фестивальнең төп сәхнәсендә A-BAND проектын тәкъдим итәбез. Биредә Әлфия Авзалова репертуарыннан җырлар заманча аранжировкада яңгыраячак. Безнең белән бергә сәхнәдә Әлфия Авзалова фондының җитәкчесе Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова үзе дә булачак”, - диде әлеге фондның музыкаль продюсеры Валерий Коротков.

Валерий Коротков фондның татар мәдәниятен дөньяга таныту буенча зур эш башкаруын билгеләп үтте.

Фестиваль сәхнәсендә Әлфия Авзалова репертуарыннан сигез композиция яңгыраячак.

  • ТАТ CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале Казанда 28 – 31 август көннәрендә үткәрелә. 28 һәм 29 августта фестивальнең белем бирү программасы. 30 августта Казан Кремлендә 15 зонада төп программа. 31 августта музыкантларны берләштергән төнге программа каралган.