Казанда Василий Аксенов йортын 50 миллион сумга сатарга җыеналар

Язучының әлеге бинадагы музее эшләвен дәвам итәчәк.

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда язучы Василий Аксенов яшәгән йортны сатуга куйганнар. Әлеге бинаны (Карл Маркс урамы, 55нче йорт) 50 миллион сумга сатарга җыеналар.

Бинада Василий Аксеновның музей-йорты да эшли, ул 200 квадрат метр мәйданны алып тора.

Бинаның гомуми мәйданы 993 квадрат метр тәшкил итә, шуның 793 квадрат метры файдаланыла. Бүлмәләр ресторан һәм мини-кунакханә урнаштыру өчен кулланыла ала. Бина янында 742 квадрат метр мәйданны биләгән җир кишәрлеге дә бар.

Язучының музееннан тыш, хәзерге вакытта бинада «Перекресток джаза» ресторан-кунакханә комплексы да эшли.

«Музей гадәти режимда эшләвен дәвам итәчәк», - дип ышандырдылар мәдәният учреждениесендә.