"Музыка әйләнә-тирәбездә" фестивале яшь талантлар ача

30 августтан 2 сентябрьгә кадәр Татарстанда яшьләрнең классик музыка фестивале уза.

(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 30 августтан 2 сентябрьгә кадәр Казан һәм Зөядә IV халыкара “Музыка әйләнә-тирәбездә» дигән классик музыка яшьләр фестивале чаралары оештырыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына проектның матбугат җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов  хәбәр итте.

Фестиваль "Sforzando" республиканың музыка башкару үсеше фонды һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Зөя утрау шәһәрчеге, Казан Кремле музей тыюлыклары, Казанның парк һәм скверлар дирекциясе булышлыгы белән оештырыла. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Данияр Соколов.

"Музыка әйләнә-тирәбездә" – мәдәни белем бирү проекты. Максаты классик музыканы халык арасында популярлаштыру, яңа исемнәр, талантлар ачу, “Казан – Зөя” туристлар маршрутын җәелдерүне күзаллый. Программада яшь башкаручылар белән бергә танылган сәнгать осталары да чыгыш ясарага җыена.

Фестиваль 30 августта Казанның “Черек күл” паркында 15.00 сәгатьтә башлана.