news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубыл шәһәре мәдәният йортында Корбан гаетенә багышланган концерт үтте

Бәйрәм концертына килүче тамашачылар игътибарына шәһәрнең декоратив-гамәли сәнгать осталары оештырган күргәзмә дә тәкъдим ителгән иде

Тубыл шәһәре мәдәният йортында Корбан гаетенә багышланган концерт үтте
https://tatar-congress.org/

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Тубыл шәһәренең «Синтез» мәдәният йортында Корбан–гаетенә багышланган концерт үтте.

Бәйрәм концертына килүче тамашачылар игътибарына шәһәрнең декоратив-гамәли сәнгать осталары оештырган күргәзмә дә тәкъдим ителгән иде, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

Корбан гаетенә багышланган концертны Коръән аятьләре белән шәһәрнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Фәннүр хәзрәт Казыймов ачты. Ул бәйрәмгә хәер-фатихасын биреп, шәһәр халкын котлап, илебез халкына тыныч, имин тормыш теләде.

Шәһәр Думасы рәисе урынбасары Михаил Никитин, себер татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских тамашачыларга ихлас теләкләрен юлладылар.

Бәйрәмдә Себер татар мәдәният үзәге артистлары чыгышлары тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100