Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Без — кырык беренче ел балалары» фильмының җәйге күренешләре төшерелә башлады
Фильм шушы көннәрдә Арча районының Үрнәк һәм Сикертән авылларында төшерелә.
(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шушы көннәрдә Арча районының Үрнәк һәм Сикертән авылларында Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» повесте буенча татарча нәфис фильм төшерү дәвам итә.
«Иртәгә „ГАЗ-51“ йөк автомобильләре белән булган кайбер эпизодлар Арча районының Үрнәк авылында төшереләчәк», дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.
Фильмның кышкы күренешләре Арча районы авылларында кыш көне төшерелсә, хәзер җәйге күренешләр төшерелә.
Фильмның режиссёры - Әмир Галиәскаров, операторы — Арсений Козин. Продюсер — Миләүшә Айтуганова.
Мөхәммәт Мәһдиевның прототибы булган Ильяс Сафин ролендә — Булат Гатауллин, Әркәшә ролендә — Рәис Әхмәтзакиров. Алар икесе дә Кариев театры артистлары. Калган үсмерләр рольләрендә Казан театр училищесы студентлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз