Хәния Фәрхинең кайда җирләнәчеге билгеле булды

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озату шимбә көнне, 29 июльдә, Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булачак.

(Казан, 28 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Танылган җырчы Хәния Фәрхинең кайда җирләнәчеге билгеле булды. Кичә, 27 июльдә, Башкортстанда вакытсыз вафат булган артистка 29 июльдә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җир куенына иңдереләчәк. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына журналист Гөлназ Шәйхи хәбәр итте.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи йөрәге тоту сәбәпле, туган ягында - Башкортстанның Тәтешле районында вафат булды.

Хәния Фәрхине соңгы юлга озату шимбә көнне, 29 июльдә, Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Мәдәният министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Озатуның рәсми өлеше сәгать 10да башлана.

Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.

Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары - "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", "Казан кичләре", "Кышкы чия". 

Хәния Фәрхи турында истәлекләрне Интертат газетасында укырга мөмкин. Intertat.tatar электрон газетасында Хәния Фәрхинең иң популяр җырлары белән танышырга була. 

Хәния Фәрхи соңгы интервьюсын "Татар-информ" агентлыгына бирде.