Уфадан “Мирас” ансамбле Франциядә халыкара фестивальдә Россияне тәкъдим итә

Ансамбль “Дөнья биюләре һәм музыкасы” халыкара фестивалендә чыгыш ясап, Франция шәһәрләрендә концертлар куячак.

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”). Уфадан “Мирас” фольклор җыр һәм бию ансамбле  Франциядә уза торган “Дөнья биюләре һәм музыкасы” халыкара фестивалендә Россияне тәкъдим итәчәк. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Коллектив Парижда “Дөнья биюләре һәм музыкасы” халыкара фестивале кысаларында чыгыш ясаячак һәм Франциянең төрле шәһәрләрендә концертлар куячак, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • “Дөнья биюләре һәм музыкасы” — Фольклор фестивальләрен һәм халык иҗатын оештыру буенча халыкара совет (CIOFF) проектларының берсе.

28 июньдә ЮНЕСКО Штаб-квартирасының 1нче залында Генераль дирекция җитәкчелегендә концерт була. Биредә төрле илләрдән фольклор коллективлар дөнья халыкларының бай мирасын күрсәтәчәк.

  • Быел бишенче тапкыр узучы мәртәбәле халыкара фестивальдә барлыгы сигез ил: Аргентина, Индонезия, Нигерия, Чили, Никарагуа, Эстония, Франция (Ницца) һәм Россия катнаша.  CIOFF президенты Филипп Боссан шәхсән чакыруы буенча, Россияне "Мирас” фольклор җыр һәм бию ансамбле тәкъдим итә.