“Тынычлык яратылышы” фестивалендә кыргыз-үзбәк дуэты чыгыш ясады

Бу дуэтның төп идеясы күптән түгел низахка килгән үзбәк белән кыргызларның тугандаш халыклар икәнлеген күрсәтүдән гыйбарәт
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Мария Кирюхина). Казанда узган “Тынычлык яратылышы” өченче Халыкара тере музыка фестивалендә кыргыз җырчысы Саламат Садыйкова һәм үзбәк җырчысы Мансур Ташматов катнашты. Кыргызстаннан этник музыка йолдызы һәм Үзбәкстан оркестры җитәкчесе үзбәк телендә дуэт башкарды. Башкаручылар сүзләренчә, җырның исеме “Кил мина” дип атала һәм анда ир белән хатын-кызның бер-берсенә мәхәббәте турында сөйләнелә.
Бу дуэтның төп идеясы күптән түгел низахка килгән үзбәк белән кыргызларның тугандаш халыклар икәнлеген күрсәтүдән гыйбарәт. “Чынлыкта, урта Азия халкы үзара беркайчан сугышмый, бу низахны кемдер тудыра. Гасырлар буена кыргыз, үзбәк, таҗиклар бер-берсе белән дус яшәде”, - диде М.Ташматов.
Садыков белән Ташматов “Тынычлык яратылышы” фестивалендә танышкан булып чыкты. Ә дуэт җырлау идеясы күптән тугел генә туган. Башкаручылар сүзләренчә, уртак концерт идеясы да туган. “Бары тик шундый дуэтлар белән генә безнең халыкларны берләштерүгә өлеш кертә алабыз”, - дип билгеләп үтте М.Ташматов.
Садыкова үз чиратында яңа дустын Бишкәккә иҗат кичәсенә чакыруы турында сөйләде.