Казанда “Музей – үсү өчен мөмкинлекләр” семинары узачак

10–11 июль көнне “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгы музей хезмәткәрләре өчен “Музей – үсү өчен яңа мөмкинлекләр” темасына
(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”). 10–11 июль көнне “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгы музей хезмәткәрләре өчен “Музей – үсү өчен яңа мөмкинлекләр” темасына семинар үткәрә. Чара Татарстан табигый тарих музееның лекцияләр залында узачак.
“Казан Кремле” ның рәсми сайты биргән мәгълүматка караганда, семинарны Самараның А.Горький исемендәге әдәби-мемориаль музее директоры, Самара дәүләт университетының мәдәният теориясе һәм тарихы кафедрасы баш мөгаллиме, В.Потанин Хәйрия фондының “Үзгәрә торган заманда яңара торган музей” музей проектының Грантлар конкурсы белгече Людмила Савченко алып барачак. Семинарда катнашучылар үзара тәҗрибә белән уртаклаша, төркемнәрдә эшләп карап, музей эше үзенчәлекләрен өйрәнә алачак. Шундый чараларда катнашу быел Табигый тарих музеена “Музей экспозициясе технологияләре” номинациясендә җиңү яуларга мөмкинлек бирде.