Чистайда Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнә Мәүлүдова йортын рәсемгә төшергәннәр

Чистай халкы әйтүенчә, Зәйтүнә торган йорт хәзер җимерек хәлдә.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче рәссамнар Чистай шәһәрендә «Татар сукмагы» проектында катнашкан. Алар ачык һавада тарихи биналарны рәсемгә төшергән. Рәсемнәр арасында татар шагыйре Габдулла Тукайның яратып йөргән кызы Зәйтүнә Мәүлүдова торган йорт та бар.

«Чистайда яшәгән татар сәүдәгәрләре, Габдулла Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнә Мәүлүдова торган йорт, ишан һәм муллалар яшәгән тарихи йортларны рәсемгә төшердек. Күбесендә инде кеше яшәми, яңгыр яки кар яву, кояш астында торуга карамастан, төсләре сакланган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев.

Чистай мөхтәсибәте хезмәткәре Әлфия Җаббарова әйтүенчә, Зәйтүнә торган йортта (Вахитов урамы, 69 йорт) хәзер беркем дә яшәми, бина ташландык хәлдә, ул көн саен җиргә иңә бара.

«Беренче каты таштан, икенче каты агачтан төзелгән. Плэнер вакытында без Чистай шәһәрендәге тарихи йортларны рәсемгә төшердек, алга таба биналарның тарихын ачыклап бетерәчәкбез», — диде ул.

Әлфия Җәббарова Зәйтүнә Мәүлүдова торган йортның капкасы яхшы сакланганын искәртте. «Кем дә булса йортны ясарга алынса, сөенер идек. Кеше яшәгән вакытта гына йорт җанлы була. Әйтик, йорт эчендә музей оештырырга мөмкин. Төзекләндерүгә акча бүлеп бирелми, шунлыктан, биналар рәсемдә булса да сакланып калырга тиеш дигән карарга килдек», — ди ул.

Мөдәррис Минһаҗев пленэр вакытында яслаган барлык 44 рәсемнәр дә бүләк итеп калдырылачагын әйтте. «Төрле милләт вәкилләре татар сәүдәгәрләренең йортларын ясауда катнашуы безне куандырды», — диде рәссам.