420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел яз көне булырга тиешле Иран киносы көннәре Казан халыкара кино фестивале көннәрендә үткәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова әйтте.
«Иран киносы көннәре программасы әзер иде инде. Без аны яз көне күрсәтербез дигән идек. Хәзер аны кинофестиваль кысаларына керттек», — диде ул.
Кинофестиваль шулай ул кыргыз киносы программасы да әзерли. Миләүшә Айтуганова бу республика белән кино өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында искәртеп узды.
Конкурстан тыш программалар кысаларында «Россия — ислам дөньясы» программасы да бар.