Кадим Нуруллин: Өмә – тәрбияләү чарасы

Бүген Татар дәүләт филормония артистлары өмәгә чыкты.

(Казан,28 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филормония артистлары өмәгә чыкты. Өмәдә шулай ук Казан энергетика көллияте һәм Республика туберкулезга каршы диспанцер үзәге катнашты. Шәһәрне чүптән арындыруга барлыгы 200-300 кеше чыккан.

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филормония җитәкчесе Кадим Нуруллин мондый чараларның хезмәт коллективын берләштерүен әйтте.

“Өмәне быел без үз өстебезгә алдык. Элек бу эшне “Саклык” банкы эшли иде. "Эшләре күбәйде, акча саныйсылары бар", дип, үзара көлешеп тә алабыз, тик бу - безнең җиребез, монда без эшләргә тиеш. Өмә зур эш буларак бәяләнми, әмма халык алдына чыгып тирә-юньне чистарту уңай тәэсир калдыра. Язны тырыш коллективыбыз белән бергә каршы алабыз. Бу безне берләштерә, бер-беребезгә якынайта. Язны  Яңа елны каршы алган кебек көтеп аларга кирәк! Өмә – тәрбияләү чарасы. Халык, бигрәк тә яшьләр, безнең файдалы эшебезне үрнәк итеп алсыннар иде”, – ди Кадим Нуруллин.

Өмәдә татар дәүләт филормониясе янындагы парк чистартылды. Тырмалар һәм эш бияләйләрен “Горводзеленхоз” оешмасы биргән.