Казанда Кыргызстанның халык язучысы Чыңгыз Айтматовны искә алдылар

Китаплары һәм әсәрләре исән булганда — язучы, аның тынгысыз йөрәге, акылы, алдан күрүчәнлеге, фикерләре әле яшәячәк, ди ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Казанда Кыргызстанның халык язучысы Чыңгыз Айтматовны искә алу чарасы булды. Чарада Шанхай хезмәттәшлек берлеге вәкилләре белән бергә, РФ Мәдәният министры Александр Авдеев, ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева, Ч.Айтматовның тормыш иптәше Мария Айтматова, улы Илдар Айтматов һәм туганы Роза Торекул кызы Айтматова да катнашты.
Билгеле булганча, мәшһүр язучының нәсел җебенең бер очы Татарстанның Кукмара районыннан. Төгәлрәге, районның Маскара авылына нигез салучы танылган Ишман Туктар нәселенә барып тоташа. Искә алу кичәсендә болар барысы да телгә алынды.
“Ч.Айтматов, мөмкинлеге булганда, бабалары туган җиргә керми китми иде. Аның соңгы визиты Татарстанга 2006 елда булган иде. ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең дә язучыга мөнәсәбәте җылы булуын билгеләп үтәргә кирәк.
Ч.Айтматов — Ауразия дәүләтләре берлегенең тарихын, асылын тирәнтен аңлаган, күзалланган кеше. Ул социаль яктан алдан күрү сәләтенә ия иде. Шуңа да ул дөнья сәясәтенең, икътисадының Көнчыгыш цивилизацияне тәшкил итүче дәүләтләргә таба юнәлүен күреп, әлеге илләрнең цивилизацияләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә арадашчы ролен үтәвен аңлаган һәм Россия, аның кайбер төбәкләренең дә әһәмияткә ия булуын күргән шәхес.
Союз таркалган вакытта, гаепсез халыклар кыенлыкларга төшкәндә дә, язучы килеп туган проблемаларга күз йомып калмады, аларны аңлатырга, өскә калкытырга тырышты. Ч.Айтматов кешелек белән бәйле проблемаларны милләткә аерып карамады.
Ч.Айтматов — кыргыз язучысы да, шул ук вакытта ул Россия халыкларыныкы да. Татарстан өчен ул милләттәш тә, дус та булды”, - дип, Зилә Вәлиева язучының бирегә кабат килеп, бабалары каберен зиярәт кылу теләге белән янганлыгын да белдерде.
Мәгълүм булганча, бүгенге көндә Кукмараның туган якны өйрәнү музее олуг язучы исемен йөртә. Биредә Әбделвәлиевлар нәселе турында шактый бай материал тупланган. Әйтергә кирәк, әлеге эш музей хезмәткәрләре тарафыннан Маскара авылы мәктәбендә табылган, гарәп имлясы белән язылган шәҗәрәдән башлана. 1610 елда туган Ишман Туктардан башланган әлеге нәсел агачында Әбделвәлиләр тармагы да бар. Музейда шулай ук Ч.Айтматовның алман телендә дөнья күргән һәм үзе тарафыннан музейга бүләк ителгән биографик басмасының беренче битендә Әбделвәлиевлар гаиләсе фотосы урын алган. Беренче рәттә анда — гаилә башлыгы Хәмзә Әбделвәлиев, әтисе янәшәсендә — язучының әнисе Нәгыймә. Музейда шулай ук Ч.Айтматов тарафыннан язылган һәм музей директоры Ләбүдә Дәүләтшинага тапшырылган хат та саклана.
Үзенең чыгышында Зилә Вәлиева Татарстанның Балтач районы Борбаш авылында Ч.Айтматовка һәйкәл ачырга планлаштырылуын да билгеләп үтте.
“Язучының иҗатында кешелек белән бәйле проблемалар чагылыш таба. Көннән-көн яңадан-яңа китаплар, басмалар дөнья күреп торса да, Ч.Айтматовның әсәрләре әдәбият сөючеләр, китап укучылар тарафыннан Кыргызстанда, Россия төбәкләрендә генә түгел, ә дөньяның күп илләрендә бүген дә яратып укыла. Аның идеалы — сугышларсыз, күз яшьләрсез дөнья. Бу идеал бүген дә безнең барыбыз өчен дә актуаль васыять булып кала бирә.
Билгеле булганча, Ч.Айтматовның әсәрләре дөньяның 176 теленә тәрҗемә ителгән һәм алар 80 миллион тираж белән дөнья күргән. Әлеге басмалар һәм әсәрләр исән булганда — язучы, аның тынгысыз йөрәге, акылы, алдан күрүчәнлеге, фикерләре әле яшәячәк”, - дип билгеләп үтте мәдәният министры.