Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов туган көненә премьера чыгарды

Театр сәхнәсендә Камил Кәримов пьесасы буенча куелган "Шәй-бү! Шай-бу!"спектакле бара.

(Казан, 28 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов үзенең 55 яшьлегенә премьера чыгарды. Әлеге минутларда театр сәхнәсендә Камил Кәримов пьесасы буенча куелган "Шәй-бү! Шай-бу!" спектакле бара.

Спектакль башланыр алдыннан Ренат Әюповны Татарстанның мәдәният министрының яңа урынбасары Ленар Хәкимҗанов котлады. Ул режиссерга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. Ренат Әюповны якташлары - Питрәч районы вәкилләре котлады.

Кариев театры исеменнән Ренат Әюповны театры директоры Гүзәл Сәгыйтова һәм театрның легендасы булган Нуриәхмәт Сафин тәбрикләде. Коллективның Ренат Әюпов куйган спектакльләре белән булган уңышлары турында да Нуриәхмәт Сафин сөйләде.