Азнакай районы Актүбә бистәсендә музей ачылды

Ул Халыкара класслы спорт мастеры Шакировка багышланды

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Актүбә бистәсендәге “Көмеш су” балалар сәламәтләндерү комплексы оешуның 15 еллыгына һәм Актүбә бистәсенең шәрәфле гражданы Җәмил Шакировка багышланган музей ачылу тантанасы узды. Актүбәлеләрне истәлекле вакыйгалары белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм башка җитәкчеләр котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды, дип хәбәр итә “Маяк” басмасы.