“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең йомгаклау сайлап алу этабына пресс-тур оештырыла

30-31 март көннәрендә фестивальнең зоналар буенча йомгаклау этабы Яшел Үзәндә уза

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). 31 нче март көнне “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы Яшел Үзәнгә, “Созвездие-Йолдызлык” XIV Ачык республика эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестиваленең зоналар буенча йомгаклау этабы гала-концертына пресс-тур оештыра.

Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгынң рәсми сайтында хәбәр ителә.

Март дәвамында “Созвездие-Йолдызлык”ның зона буенча сайлап алу этаплары Татарстанның Әлмәт, Зәй, Яр Чаллы, Казан, Минзәлә, Болгар, Мамадыш, Теләче, Буа, Яшел Үзән шәһәрләрендә узган. Иҗади көч сынашуда республика районнарыннан берничә мең бала һәм яшүсмер катнашкан. Һәр округтан лауреатлар фестивальнең суперфиналына чакырулар алган: ул Казанда быел 14-17 апрель көннәрендә үтәчәк.

30-31 март көннәрендә фестивальнең зоналар буенча йомгаклау этабы Яшел Үзәндә уза. ММЧ вәкилләре бу турның 31 нче март 18 сәгатьтә Мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә узачак гала-концертын яктырту өчен чакырыла.