news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чуваш киносы көннәре Чүпрәле районында тәмамланды

Чүпрәледә яшәүчеләр өчен «Ак йорт төзим» дип исемләнгән кино тәкъдим ителде.

Чуваш киносы көннәре Чүпрәле районында тәмамланды
http://chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 28 февраль, «Татар-информ», «Туган як», Анастасия Михайлова). Татарстанда туган телләрне саклау һәм үстерү кысаларында Чуваш киносы көннәре узды. Иске Чүпрәле авылындагы «Магия кино» кинотеатрында Чуваш киносы көннәрен төгәлләү тантанасы булды.

Беренче кино Казанда 22 февральдә «Мир» кинотеатрында булды. Анда чуваш халкы вәкилләре туган телләрендә «Кызыл диңгездә» фильмын карарга җыелды.

Алга таба чара чуваш халкы вәкилләре күпләп яшәгән районнар һәм муниципалитетларга күчте.

Әйтик, Аксубай районының Иске Тимошкино авылы мәдәният йортында 24 февральдә «Кызыл диңгездә» һәм «Каен суы» кинотасмасын тәкъдим иттеләр. Шушы ук фильмнар 24 февраль көнне Норлатның «Грани» кинотеатрында һәм 25 февральдә Тәтеш шәһәренең «Яңа гасыр» кинотеатрында да күрсәтелде.

Чараны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары, Чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Алексей Ярухин, «Чуашкино» студиясе директоры урынбасары Олег Цыпленков, «Татаркино» вәкиле Эльмира Бәйрәмова, Казан шәһәре чуваш милли-мәдәни үзәге рәисе Константин Малышев, «Чувашкино» студиясенең маркетинг һәм мәдәни-белем бирү эшчәнлеге бүлеге башлыгы Алексей Иванов һәм башка кунаклар ачты.

Чүпрәледә яшәүчеләр өчен «Ак йорт төзим» дип исемләнгән кино тәкъдим ителде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100