Музыкант Алмаз Әсхәдуллин төркиләрнең борынгы музыкаль традициясе белән таныштырды

Музыка белгече кыл-кубыз, тамбур кебек сирәк уен коралларында уйнап күрсәтте.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы мультимузыканты һәм тикшеренүчесе Алмаз Әсхәдуллин «Төрки дөньяның борынгыдан алып безнең көннәргә кадәр музыкаль традицияләре һәм музыкаль терапиясе» лекциясен тәкъдим итте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Күп кенә халыклар өчен төркиләр — даладагы кыргый күчмә халыклар, дигән ялгыш фикер йөри. Безнең лекциядә без бу күзаллауны кире кактык һәм төрки халыкларның борынгы музыкаль традициясе белән таныштык. Төрки музыка культурасы борынгы инструментларга, башкару осталыкларына нигезләнә», — диде ул.

Алмаз Әсхәдуллин дөньякүләм танылган музыкант, Төркиянең Кютахья дигән татар авылында туган Рәхми Оруч Гүвәнч фикеренә таянып, өч аспектка тукталды: музыка коралларының тарихи географиясе, төрки һәм якын көнчыгыш музыкасының тональлек үсеше, төрки халыкларда һәм якын Көнчыгышта музыка терапиясе күренеше.

«Бүгенге лекциядә без күчмәләрдән алып Осман империясенә кадәр борынгы төрки музыка культурасының кайбер чорлары белән танышып үттек һәм заманча адаптациянең аутентик инструментларын, шул исәптән музыканың кеше сәламәтлегенә йогынтысын белдек», — дип аңлатып үтте музыка белгече.

Чарада арфа, шевган, кубыз, дөңгер, даире, тавул, кыл-кубыз, думбра, тамбур, саз, ногай-курай, тел-курай, тамбур, гөсли кебек борынгы төрки уен кораллары турында мәгълүмат әйтелде. Кайберләрендә Алмаз Әсхәдуллин уйнап та күрсәтте.

«Киләчәктә нәзари нигезне үстерәсем килә, әлеге уен коралларында яшь буынның уйнавын телим. Уен кораллары реконструкцияләүне һәм гадиләштереп ясауны көтә. Хәдис, мөнәҗәт, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф”ы, Мөхәммәдъяр, Кол Шәрифнең әдәби хәзинәләре бар. Алар музыкаль жанрга салынырга тиеш дип уйлыйм. Яшь буынга аңлаешлы булып, төрле форматта яшәсен иде», — диде музыка белгече.