Әтнәдә “Созвездие-Йолдызлык”ның район туры узды

"Конферанс” номинациясендә чыгыш ясаучылар кыюлыклары, залдагы тамашачыны да көлдереп алулары белән сокландырдылар.

(Әтнә, 27 февраль, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Әтнәдә “Созвездие-Йолдызлык”ның район туры узды, дип яза районның “Әтнә таңы” газетасы.

Җиңүчеләрне – I, II, III дәрәҗә лауреатларны һәм дипломантларны районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев, мәгариф бүлеге мөдире Сәид Әхмәдуллин, Олы Әтнә мәдәният йорты директоры Руслан Галимуллин бүләкләде.

“Вокал-соло” номинациясендә бик матур аһәңле җырчы кызлар, егетләр булуы сөендерде. “Конферанс” номинациясендә чыгыш ясаучылар кыюлыклары, залдагы тамашачыны да көлдереп алулары белән сокландырдылар. Ә биючеләргә килсәк, алдагы еллардан күпмедер дәрәҗәдә артка чигенү сизелсә дә, булдыралар! Иң мөһиме – тырышалар, диелә район хәбәрендә.