Новосибирскида Себер чибәрләренең «Татар кызы-2005» бәйгесе узачак

Новосибирскида Себер чибәрләренең «Татар кызы-2005» бәйгесе узачак

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Новосибирски каласыннан алынган хәбәрләргә караганда, өлкәнең Татар мәдәни үзәге каршында эшләп килүче «Алтын Йолдыз» исемле татар яшьләре клубы 6 март көнне шәһәрнең Төзүчеләр мәдәният сараенда якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Татар кызы-2005» дигән өлкәкүләм бәйге үткәрергә җыена. Анда Новосибирски өлкәсендә яшәүче татар туташлары көч сынашачак. Бәйгедә аларның уңганлыгына һәм тапкырлыгына, шулай ук туган телне камил белүләренә һәм милли аш-су өлкәсендәге осталыкларына да бәя биреләчәк.

Татар яшьләренең «Алтын Йолдыз» клубы һәр ай саен Новосибирски каласында яшьләр өчен төрки юнәлештәге дискотекалар, шулай ук башка мәдәни чаралар да үткәреп килә. «Татар кызы-2004» дигән бәйге узган елда да үткәрелгән. Клуб үткәргән мәдәни чаралар өлкә яшьләре арасында зур популярлык казана. Аның эшчәнлеге өлкә җитәкчелеге тарафыннан да югары бәяләнә.