К.Тинчурин театрының республика районнарына иҗат гастрольләре башланды

К.Тинчурин театрының республика районнарына иҗат гастрольләре башланды

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт академия театры республиканың Тәтеш районына гастрольләргә чыгып китте. Биш көн дәвамында алар тәтешлеләргә Гөлшат Зәйнәшева пьесасы буенча куелган «Гайфи бабай, өйлән давай!» дип исемләнгән спектакльне тәкъдим итәчәк.

22-25 март көннәрендә исә театр Түбән Кама шәһәренә юл тотачак. Биредә алар түбәнкамалыларга Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар», К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» һәм Исламия Мәхмүтова пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Мәхәббәт чишмәсе» дип аталган яңа спектакльләрне күрсәтәчәк.