Бәхти Гайсинны искә алдылар

Бәхти Гайсинны искә алдылар

(Уфа, 28 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда 26-27 февраль көннәрендә танылган татар композиторы һәм виртуоз музыкант, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Бәхти Гайсинның тууына 75 ел тулу уңаеннан хәтер чаралары булып үтте.

Беренче көнне зур кичә Уфада, Башкортстан дәүләт филармониясендә оештырылды. Анда олуг талант иясенең якташлары – Авыргазы районы вәкилләре дә килгән иде. Әлеге мәдәни чараның иң зур кунагы, әлбәттә инде, Бәхти аганың тормыш иптәше, мәшһүр җырчыбыз Фәридә Кудашева булды. Казаннан танылган җырчыбыз Рафаэль Ильясов та килгән иде. Сәхнә түрендә тәүге булып сүзне дә ул алды һәм, Бәхти ага хакындагы җылы истәлекләре белән уртаклашканнан соң, татар халык җырларын башкарды.

Кичәне аның сценарий авторы һәм режиссеры, танылган җырчыбыз Идрис Газиев бик оста итеп әзерләгән. Бик күп сәнгать осталарын чакырган ул. Өлкән буын артистлардан Камил Вәлиев, Зәки Мәхмүтов, урта буыннан - Шамил Хәмәдинуров, Нәзифә Кадыйрова, Мәгариф Әхмәдиев, яшьләрдән - Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова һәм Миңзифа Искуҗиналар Бәхти ага язган җырларны башкарды.

Кичәдә халкыбызның сөекле кызы Фәридә апа Кудашева Бәхти Гайсин белән яшәгән һәм бергә иҗат иткән онытылмаслык еллары турында бик хисле итеп сөйләде. Аннан соң тамашачылар аның элекке елларда язылган видеоязмаларын карый һәм тыңлый алды.

Хәтер чаралары икенче көнне Бәхти Гайсинның туган авылы – Авыргазы районындагы Кешәнне авылында дәвам итте. Кунаклар тәүдә олуг талант иясенең исемен йөрткән музыка мәктәбенә барып, андагы музей белән танышты. Анна соң авыл мәдәният йортында Уфадан барган сәнгать осталары һәм урындагы артистлар катнашлыгында оештырылган искә алу кичәсе үтте. Җирле халык якташларының истәлеген хөрмәтләүләре өчен кунакларга зур рәхмәтләрен җиткерде.