Ульяновск өлкәсендә татар халык театрларының бишенче төбәкара фестивале ачылды

Быелгы фестивальгә Идел буе төбәкләреннән тугыз спектакль тәкъдим ителгән.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). 26 гыйнварда Ульяновск өлкәсенең татар мәдәният Үзәгендә Барый Тарханов исемендәге татар халык театрларының бишенче төбәкара фестивале ачылды. Ульяновск татар автономиясе төбәк тарихын өйрәнүгә, анда яшәгән шәхесләрнең тормыш һәм иҗат юлларын өйрәнүгә зур игътибар бирә. Бу турыдаБөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Фестиваль кысаларында Үзәкнең икенче катында «Тормышның бер мизгеле» дигән фотокүргәзмә ачылды. Әлеге фотоларда биш ел дәвамында бу фестивальдә катнашкан коллективлар куйган спектакльләрдән күренешләр сүрәтләнгән.

Быелгы фестивальгә Идел буе төбәкләреннән тугыз спектакль тәкъдим ителгән.

Фестиваль программасына кергән спектакльләрнең географиясе сыман, жанры да төрле. Үзешчән коллективлар яшь авторлар белән бергә татар драматургиясе классиклары әсәрләрен дә алганнар.

Быелгы фестивальгә Ульяновск шәһәренең ике коллективы зур уңыш белән килде. Узган ел азагында татар мәдәният үзәге һәм «Киндяковка» мәдәният сараеның татар театр коллективлары Казанда узган «Идел-йорт» Бөтенроссия конкурсында катнашып лауреат исеменә дә лаек булды.

Быелгы фестивальне ачуны «Нур» театрына тапшырганнар. Алар тамашачы хөкеменә Айгөл Әхмәтгалиеваның «Син бит минем бер генә…» спектаклен тәкъдим итә.