news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсендә милли утырыш Бөек Җиңүнең 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган

Күргәзмәдә «Оста куллар» бәйләргә яратучылар клубының кул эшләре тәкъдим ителде.

Балык Бистәсендә милли утырыш Бөек Җиңүнең 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган
ribnaya-sloboda.tatarstan.ru

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Балык Бистәсе районы Яңа сала авыл клубында «Аулак йорт» дип исемләнгән милли утырыш узды. Чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана. Бу турыда Балык Бистәсе муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Анда төрле буын вәкилләре катнашты.

Күргәзмәдә «Оста куллар» бәйләргә яратучылар клубының кул эшләре тәкъдим ителде. Катнашучылар бәйләделәр, чигтеләр, җырлар җырладылар, биеделәр, конкурсларда катнаштылар.

Кичә чәй табыны артында узды. .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100